Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Дәүләтебез символлары"

7 февраль-Татарстан гербы көне.
Ташлы Кавал авыл китапханәсе  Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителгән көн уңаеннан "Дәүләтебез символлары" дип исемләнгән күргәзмә булдырды, танып-белү сәгате үткәрелде.Чарада герб, флаг һәм гимн турында сөйләнде.Чарада символның рәсми тасвирламасы,аны кабул итү датасы, тарихы һәм үзгәрешләре турында мәгьлүматлар бирелде.Нәтиҗәдә мондый чаралар уздырып, балаларда да дәүләт символларына ихтирам, туган илгә һәм теленә мәхәббәт уятсын иде. Шулай ук татар халкының милли йолалары, киемнәре, табигате турында сөйләштек.