Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Яңа ел иске булалмый!"

"Яңа ел иске булалмый!".
Искечә Яңа ел – гыйнварның 13 еннән 14 енә каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган популяр бәйрәм. Шул уңайдан китапханә һәм авыл клубларында “Искечә Яңа ел белән! “дигән мәдәни чаралар үткәрелә. Безнең мәдәният йортында да "Яңа ел иске булалмый" дип исемләнгән әдәби чара узды. Китапханәче Гүзәл апайлары балаларны бәйрәм тарихы, гореф - гадәтләре һәм йолалары белән таныштырды.Чара барышында китап укучылар сүзләрдән шигырьләр җыйдылар, кызыклы уеннарда катнаштылар. Ә Мәдинә апайлары аларга кыш турында рәсемнәр ясатты. Шул ясаган рәсемнәрдән бергәләп күргәзмә дә төзеп куйдылар. Кичәдән барысы да күтәренке кәеф белән таралышты.