“Куркуын җиңгән куян” дип исемләнгән әдәби кичә
1 январь - балалар шагыйре һәм педагог Рафис Корбанның туган көне. Ул безнең өчен бигрәк тә якын , чөнки ул якташыбыз, алай гына да түгел - райондашыбыз, дустыбыз, киңәшчебез дә әле. Шул уңайдан безнең мәдәният йортында “Куркуын җиңгән куян” дип исемләнгән әдәби кичә булды. Балаларга Рафис Корбанның тормыш юлы һәм иҗаты турында китапханәчебез Гүзәл апайлары бик тәфсилләп сөйләде. Шулай ук "Шигырьләр" китабыннан шигырьләре кычкырып укылды, табышмаклары әйтелде. Ә “Куркуын җиңгән куян” китабыннан бер әсәрен бергәләп сәхнәләшетерергә һәм шуны башлангыч мәктәптә, "Кояшкай" балалар бакчасында һәм үзебезнең мәдәният йорты сәхнәсендә уйнарбыз дип уйлашып торабыз. Уңышлар телибез һәркемгә дә!!!