"Учларыма сал син йөрәгеңне, Яраларын өреп бәйләрмен" - дип исемләнгән инвалидлар декадасы
"Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен" - дип исемләнгән инвалидлар декадасының йомгаклау кичәсе булды. Кичәне мәдәният йорты директоры Гөлгенә Шаяхметова бик тирән мәгънәле итеп алып барды. Очрашуда мөмкинлекләре чикләнсә дә, тормыш авырлыкларына, язмыш сынауларына бирешмичә, югары үрләр яулап яшәвен дәвам итүчеләр турында әңгәмә булды. Китапханәче Газимзянова Гүзәл шундый шәхес - язучы Фәнис Яруллин турында сөйләде. Ул бай эчтәлекле китап күргәзмәсе төзегән. Кичә билгеле инде, җыр - бию белән үрелеп барды. Бәйрәмдә ямь өстенә ямь биреп торучы махсус кунак - бик күп конкурс дипломанты, лауреат һ.б. мактаулы исемнәр иясе Галия апа Камалова да бар иде. Аның моңнары елатты да, җырлатты да.
Билгеле инде, кичә түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Барлык катнашучыларга, килгән кунакларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә уңышлар гына елмайса иде дигән теләктә калабыз.