Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

«Россия-геройлар Ватаны»

9 декабрь — Ватан Геройлары көне,
Ватан Геройлары көне — безнең өчен мөhим
истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам
итү hәм илебез геройлары тарафыннан нинди
батырлыклар эшләнуе турында хәтерне саклау
булып тора. Ул көнне без каћарман
ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз,
хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы
Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын,
Изге Георгий ордены hәм Дан ордены
кавалерларын хөрмәтлибез. hәр елны әлеге дата
унаеннан үзебезнен авыл китапханәсендәукучылар өчен китапханәче Гузәл Газимзянова
тарафыннан «Россия-геройлар Ватаны» дип
исемләнгән әдәби кургәзмә оештырыла,
Кургәзмә ечен кешелекнен батырлыгын,
намусын, кыюлыгын, каћарманлыгын
чагылдыручы әдәби китаплар, жирле матбугатта
бастырылган газета - журналлар сайлана. Шулай
ук монда фотолар да урын ала. Алар белән
кургәзмә тагын да жанланып китә.Кургәзмәдән
укучылар районыбыз усешенә шактый хезмәт
куйган куренекле шәхесләр турында да
беләчәкләр.
Мәдәният хезмәткәрләребез Гузәл
Газимзянова hәм Мәдинә Даутова быел да
аларны хөрмәтләу йөзеннән 
фотокургәзмәләр төзеп куйдылар. Тирәнтен
танышу өчен авылыбыз китапханәсенә рәхим
итегез!      https://vk.com/id186402484