"Кеше булып калыгыз!" СПИД ка каршы
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне.
Шул уңайдан безнең мәдәният хезмәткәрләре Ташлы Кавал фельдшеры Гөлнар Валиуллина белән берлектә һәр елны бик киеренке эш алып баралар. Алар яшьләр арасында, мәктәпләрдә, мәдәният учакларында аңлату үткәрәләр. Быел бу көрәш медицина - профилактик чара белән башлангыч мәктәптән башланып китте. Ул "Кеше булып калыгыз!" темасына әңгәмә иде. Үзенең чыгышында фельдшерыбыз Гөлнар СПИД авыруын булдырмау, сәламәт яшәү рәвешен үтәү мәҗбүри икәнлеген, саклану чараларын аңлатты.
Аның чыгышыннан берничә юлны бирегә куеп китүне кирәк дип таптык, укып - танышып, исегездә тотсагыз иде дигән теләктә калабыз.
🩺🩸 "СПИД турында беренче информация 1981 елда АКШта барлыкка килә. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, ә иммун системасы организмны бактерияләр, вируслар, чит күзәнәкләрдән саклый. ВИЧ өчен канда мишень булып ак кан тәнчекләре — Т-лимфоцитлар һәм макрофаглар тора. Т-лимфоцитлар яман шеш авыруына каршы иммунитет булдыралар. Вирус лимфоцитларны зарарлый. СПИД авыруы вакытында, гомумән, иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкәләр, ми сүрүләре, тире, ашкайнату органнарын зарарлый.
Вирус тышкы тирәлектә начар саклана, 57 °С кадәр җылытсаң - үлә. Ләкин кипкән хәлдә яки бүлмә температурасында ул үзенең үзлекләрен 4-7 тәүлек саклый. ВИЧ мутация (нәселдәнлек билгеләренең үзгәреше) буенча бик актив, грипп вирусына караганда бу үзлек 5 мәртәбә артыграк. Бу исә ВИЧка каршы көрәшне бик нык катлауландыра. Шул сәбәпле ВИЧ ка каршы вакцина да уйлап табылмаган килеш.
Вирус бер кешедән икенчесенә берничә юл белән күчәргә мөмкин. Болар – җенси юл, бер үк шприц белән инъекция ясаганда, анадан – балага, кан яки органнарны күчергәндә. Кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һәм башкалар да вирус күчүенә сәбәп булырга мөмкиннәр. Шуны әйтеп үтәсе килә: вирус һава-тамчы, су, көнкүреш юлы аша, бер посудадан, бәдрәфтән файдаланганда, тарнспортта йөргәндә, спорт уеннары уйнаганда, бассейнда йөзгәндә, кул бирешкәндә, кочаклашканда, үбешкәндә күчми. ВИЧ инфекциядән саклану өчен иң мөһиме – мәгълүм гигиена һәм профилактика нормаларын үтәргә һәм ВИЧ инфекция таралуның үзенчәлеген истә тотарга кирәк" - дип үзенең алтын киңәшләре белән төгәлләде ул чыгышын.
Бу тема буенча китапханәчебез Гүзәл Газимзянова китап күргәзмәсе булдырды. "Күрсәтмә материал белән баетылгач, үтемлерәк булыр дип саныйм, - диде ул. Кызыксынган кешеләр өчен китаплар күп, рәхим итегез китапханәләргә!".
Саулыкны кечкенәдән саклыйк һәм сакланыйк!!! https://vk.com/id186402484