Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Әниләр көне уңаеннан "Пар аккош "спектакеле

30 ноябрьдә Ташлы Кавал мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан бик матур мәдәни чара үтте: "Пар аккош" спектаклен сәхнәләштердек. Рольләрдә үзебезнекеләр уйнады. Алар Әлфинур Мөхәммәдиева, Ләлә апа Гарипова, Кадрия апа Хайбуллина, Илсия Минязева, Гөлнар Валиуллина, Гүзәл Газимзянова, Мәдинә Даутова. Сәхнәгә куючы режиссерыбыз Гөлгенә Шәяхмәтова булды. Спектакль һәркемгә дә бик ошады. Тематикасы да күңелләргә үтеп керә торган тема. Язмыш кушуы буенча өлкәннәр йортында гомер сөргән Маһинур һәм Асылбикә - катлаулы язмышлы өлкән яшьтәге хатын-кызлар. Ләкин алар тормышларына, теләсә нинди сәбәп буенча үз канәгатьсезлеген белдергән күрше бүлмәдә гомер итүче Саимә кебек, зарланмыйлар. Асылбикә инвалид коляскасында хәрәкәт итә, ләкин рух күтәренкелеге югалмаган. Бөтен бүлмә аның чигүләре белән бизәлгән. Һәм менә безнең героиняларга шәһәр кешесе - картлар йортында булачагын күз алдына да китерә алмаучы Кадрияне китерәләр. Менә шундый төрле хатын-кыз язмышлары бер урында очраша. Әмма һәркайсы күңел түрендә туганнары белән яшәргә тели, гәрчә моны турыдан - туры әйтеп бирмәсәләр дә. Спектакльдә музыкаль өлеш тә бик югары урын алып торды. Бик эчтэлекле, матур концерт белән баетылды спектакль. Анда Алсу Нигметзянова, Әнисә Нуриева, Гөлсинә Хуснутдинова, Мәүлия апа Закиева, Рифкать абый Мөхәрләмов һәм бик актив кечкенә кызыбыз Мөхәммәдиева Зәринә катнашты. Һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Спектакльдән фотолар