#уңышбәйрәме #кабакфест #кабакбәйрәме
Һәр фасылның үзенә генә хас бәйрәме була. Яз – Нәүрүз, җәй – Сабантуе, кыш – Яңа ел бәйрәме белән истәлекле булса, табигать алтынсу төскә кергән вакытта, уңыш бәйрәмен уздырабыз. Соңгы елларда авылларда көз тамашасына тагын бер үзенчәлекле чара – Кабак бәйрәме дә өстәлде. Мәдәният йорты директорыбыз Гөлгенә Шәяхмәтова "Без дә шушы бәйрәмне уздырып карыйк әле!" дигән тәкъдим белдерде. Шуңа да бәйрәмне "Кабак - фест" - дип атадылар. Билгеле инде, мәдәният хезмәткәрләре Мадиня Даутова һәм Гузель Газимзянова, шулай ук авылыбызның "Ак калфак"лы ханымнары бу тәкъдимгә бик теләп кушылдылар. Бәйрәм бик оешкан төстә шаулап-гөрләп узып китте. Монда “Иң зур кабак , «Иң үзенчәлекле кабак” үстерүчене, “Иң тәмле кабак бәлеше пешерүчене” не билгелэп уттек. Кабактан нәрсә генә пешермәгәннәр. Барысы да искиткеч тәмле иде. Кабактан бу кадәр ризык пешереп була дип уйламаган идек әле , дип көлешеп тә алдылар. Бер генә яшелчәнең дә кабак кебек тантана иткәне, күзләрне камаштырырлык күргәзмәләрдән урын алганы юктыр әле. Шуннан соң кабактан пешерелгән ризыкларның дегустациясе булды. Һәркем үзенә ошаган ризык белән кызыксынды. Кабакны үстерү чаралары турында, алардан пешкән ризыклар буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Соңыннан бәйрәм табын артында дәвам итте. Киләчәктә бу бәйрәм традициягә кереп, тагын да зуррак итеп уздырылыр дип көтеп калабыз.
Фотолар белән дә танышып китәрсез. Алар бик күп, стенага гына куеп бетерерлек түгел, альбом итеп кертәбез һәм сезнең хозурыгызга ссылкасын куеп китәбез. https://vk.com/id186402484