"Сөмбелә бәйрәме
Бездә Ташлы Кавал башлангыч мәктәп белән берлектә Сөмбелә бәйрәме үткәрдек . Елның сихри фасылында- көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз була. Балалар бүген көз турында шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар, җырладылар, табышмаклар,кроссвордлар чиштеләр, күңел ачтылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.