Көзге матурлык
Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур. Урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Кызыл, алтынсу , сары — бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, укучыларыбызның үз фантазияләрен эшкә җигеп эшләнгән кул эшләнмәләре белән. Менә безнең китапханәчебез Гузель Газимзянова мәктәп укучылары белән көзге табигать турында әңгәмә уздырды. Шундагы сихри хисләргә нигезләнеп, укучылар да, мәдәният хезмәткәрләре дә көзге матурлыкны ничек күзаллавын буяу карандашлары белән тасвирлап бирделәр.