"Укытучым белем иленә юл курсәтүче"
Бүген Укытучылар көне. Һәркемнең әти -әнисе булган кебек, укытучысы да бар.
Хөрмәтле укытучылар!
Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез! Һәр көзен әлеге үзенчәлекле бәйрәмне билгеләп үтәбез. Педагог һөнәре мактау һәм рәхмәткә лаек һөнәрләрдән санала. Укытучы югары миссия башкара: укучы сәләтен үстерә, вакыт агымына әзер гражданин, шәхес буларак формалаштыра. Сезгә сәламәтлек, оптимизм, энергия һәм коллективта бердәмлек булуын телим! Сезне беркайчанда энтузиазм, үз хезмәтеңә карата мәхәббәт, иҗатка омтылыш ташламасын.
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Безнең мәдәният хезмәткәрләре китапхәнә белән берлектә, Ташлы Кавал башлангыч мәктәбенә барып, укытучыларны бәйрәм белән котлап кайттылар. Тантаналы өлеше мәктәпнең актлар залында булса, җылы әңгәмә табын артында дәвам итте