"Бүләк итик күңелем җылысын"
Мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Бүләк итик күңелем җылысын" дип исемләнгән очрашу булды.
Тантаналы өлеше мәдәният йортында башланып китеп, табигать кочагында ботка пешерү белән дәвам итте. Соңыннан төрле әңгәмәләр, хәтирәләрне барлау белән кичәбез чәй табыны артында төгәлләнде.Бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәрне өйләренә барып бәйрәм белән котладык.