"Дәү әнием әкиятләре"
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын - төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Алар әле дә һаман эштә: тәмле ризыклар пешерәләр, матур матур носки- башмаклар бәйлиләр. Кыскасы, аларның кулларыннан килмәгән эш юк. Әле болай гына түгел, алар оныкларны үстерергә дә ярдәм итәләр. Кем генә дәүәни әкиятен тыңламый икән?! Менә шул уңайдан без дә сентябрьнең 15 еннән азагына кадәр акция игълан итәбез һәм әдәби фото - челлендж уздырабыз. Шартлары бик гади: дәүәниләр оныкларына әкият укып торган фотоларны безгә җибәрсеннәр. Ә без аларны котлап китәрбез. Әйдәгез, читтә калмагыз!
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Менә шул уңайдан без дә сентябрьнең 15 еннән азагына кадәр акция игълан иткән идек һәм әдәби фото - челлендж уздырабыз дип әйтеп утелде. Шартлары бик гади: дәүәниләр оныкларына әкият укып торган фотоларны безгә җибәрергә тиешләр иде. Безгә узләренен оныклары белән төшкән фотоларны җибәрделәр .Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.