Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Белем көне".Яңа уку елы белән дуслар

Бүген бит Белем бәйрәме!
Башлана ич укулар,
Белем көнен бәйрәм итә
Бар шәһәрләр, авыллар.

Мәктәп дигән серле дөнья
Дәшә белем иленә.
Ул сагынган балаларны,
Күптәннән инде көтә.

Чакыра бар балаларны
Кыңгырау классларга,
Бүгеннән, Белем көненнән,
Уку елы башлана!

Мәктәпләрдә эш башлана,
Борчыла укытучы,
Алда тора ОГЭ, ЕГЭ,
Ничек эшләр укучы?

Беренчеләр шатланалар,
Укучы булдык, диләр,
Унберләргә бераз моңсу,
Соңгы елыбыз, диләр.

Ярдәм бирсен сезгә Ходай,
Сабырлыклар сорагыз,
Алда торган авырлыклар
Җиңәрлек, курыкмагыз!
Фәймә Зайнуллина

Белем көне белән  .