"Әй күңелле балачак Мәңге истә калачак"
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне күп илләрдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 1950 елда бәйрәм ителә башлый.
Бездә дә шул уңайдан балалар өчен Сабантуй булды. Бәйрәм бик күңелле узды, балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, кыскасы, ял иттеләр. Бәйрәмне оештыруда үзләреннән матди һәм рухи ярдәм күрсәткән әти - әниләргә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне белдерәбез!! Бәйрәм үзе шатлык, күңел ачу, бәхет белән бәйләнгән. Һәм, чыннан да, 1 июньдә күп кенә сабыйлар өчен онытылмаслык җылы бәйрәм булып истә калачак.