"Исәнмесез, кошкайлар!"
Берсен - берсе күзләп,
Туган җирен эзләп
Кошлар кайта туган ягына..."
Һәр елны апрель башында кошлар көне уңаеннан традицион рәвештә кошларны каршылау турында "Исәнмесез, кошкайлар!" - дип исемләнгән мәдәни чара уза. Быел да кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрне ныгыту; кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән белемнәрен арттыру; табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү максатыннан “Кошлар - табигать күрке” дип исемләнгән экологик тәрбия сәгате үткәрдек. Кошлар тормышы белән таныштырдык. Шулай ук кошлар темасын үз эченә алган викториналар һәм логик фикерләү уеннары уздырдырылды. Күчмә һәм кышлаучы кошларны тану, картинкалар буенча кошларның исемен әйтү, табышмакларга җавап табу уеннарында актив катнашып, укучылар осталыкларын күрсәттеләр.Безнең укучыларыбыз узләре кошлар өчен оя да ясаган .