"Йолдызлы юл галәмдәгеләргә"
12 апрель — илебез тарихында Космонавтика көне булып санала.
1959 елдан башлап безнең илдә космонавт булу өчен 20 кандидат әзерләнә. Беренче космонавт итеп Юрий Гагарин тәгаенләнә. 1961 елның 12 апрелендә Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 07 минутта “Восток” исемле космик корабль бортында кеше белән космоска күтәрелә һәм, Җир шарын әйләнеп чыгып, 108 минут эчендә кире кайта.
Шушы уңайдан бездә дә китапханә, башлангыч мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылары белән берлектә әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар космос турында бик күп кызыклы мәгълүмат белән таныштылар. Кичәне сәнгать җитәкчесе Зарипова Ләйлә һәм китапханәче Газимзянова Гүзәл бик бай эчтәлекле, мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрделәр, китап күргәзмәсе төзеп, күп сорауларга җаваплар алдылар, фәнни темаларны үз эченә алган кроссворд төзеп, шуларны чиштеләр. Бу балалар өчен менә дигән арт - терапия булды.