Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Абый -апа,энекэш хэм сенеллэр кене.

Бертуганнар көне буген,
Тату булсыннар алар,
Берсе өчен берсе һәрчак
Кайгыртышып торсыннар.

Искә алыйк әле бергә
Абый-сеңелләр көнен,
Күп гаиләләрдә яши
Абый-апа, эне-сеңел.

Бер карында яралалар,
Бер кан ага тамырда,
Ярдәм кулы суза туган
Һәрчак, кирәк булганда.

Туганлыкның хисләре
Тик югала күрмәсен,
Туганлык җебе ныклыгы
Һич өзелә күрмәсен!

Туган туган булып калсын,
Читләшүләр булмасын,
Апа, Эне, Абый, Сеңел
Арасы суынмасын!

Әй туганнар, бертуганнар,
Яшик әйдә берләшеп,
Дөньяга ике килмибез,
Яшик әле гөрләшеп!
Фәймә Зайнуллина

2024 ел Рәсәй буенча Гаилә елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан бик күп мәдәни чаралар үтә. Түбән Новгород өлкәсе дә бу чарада үзеннән өлеш кертү максаты белән бик матур фото - челендж тәкъдим иткән иде. Без дә кушылырга уйладык һәм бик матур бертуганнар белән таныштырдык. Мәдәни чараларда, конкурс - бәйгеләрдә катнашуы бер күңелле булса, ә нәтиҗәсе икеләтә сөенечле. Синең хезмәтеңне билгеләп, бәяләп китсәләр күңел тагын да шатлана. Менә нәтиҗәсе озак көттермәде. Катнашучыларга, аларның матур гаиләләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез һәм алда да уңышлар телибез. Рәхмәт сезгә
Лейсанчик Зарипова
Гузель Газимзянова
Гөлгенә Шәяхмәтова
Лейля Зарипова