Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Саулык - зур байлык!"

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Бездә дә "Саулык - зур байлык!" дигән аңлатмалы әңгәмә узды. Бу чара сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату максатыннан чыгып уздырылды. Безнең Туктамыш авылы фельдшер - акушерлык пунктының шәфкать туташы ярдәмчесе Шангараева Гөлсинә гаять бай эчтәлекле чыгыш ясады. Аның иң файдалы киңәшләрен ассызыклап язып китәсе килә. "Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә. Сәламәт булыйк, дуслар!" дип сөйләде ул үзенең чыгышында. Бүгенге әңгәмә методик дәреслекләр, брошюралар, журналлар һәм китап күргәзмәсе белән дә баетылган иде. Китапханәче Гүзәл Газимзянова өлкәннәргә генә түгел, ә киләчәк буын өчен дә саулыкның әһәмияте һәм аның дөньялыкта тоткан урыны турында тирәнтен аңлатып китте. Саулык, сәламәтлек турында сөйләшкәч, үзеннән - үзе күңелгә менә бу шигъри юллар килә:

Бу дөньяда яшәү гаҗәп авыр –
Борчулары йөри мең килеп,
Ә бәхетне саулык кына бирә –
Сәламәтлек килсен иң элек.

Бәгырьләрне телгән борчулардан
Көчлеләр дә кайчак бирешә,
Сыгылмыйча, янып яшәр өчен
Сәламәтлек кирәк кешегә.

Байлыгы да читтә өелеп кала,
Дәрман биргән саулык булмаса,
Сөю уты чәчеп, йөрәгеңдә
Дөрләп янган учак тормаса.

Кадерен белми, җуйсаң саулыгыңны,
Мең тарафка эзләп чабарсың,
Хәлсез калып, өметең сүнгән чакта
Иҗатымнан шифа табарсың.
(Флера Тарханова "Сәламәтлек телим мин сиңа!" )