Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Кояшка тиң гүзәл затларыбыз!"

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, Гүзәл затларыбызны, олуглау, аерата игътибар күрсәтү көне. Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки хатын -кызлардагы гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк, гаиләдә дә сезнең урыныгыз югары. Сез милләтнең йолаларын, гореф - гадәтләрен, гаилә учагын саклаучы фәрештә булып торасыз. Менә шул уңайдан безнең мәдәният йортында да "Кояшка тиң гүзәл затларыбыз!" дигән бик матур кичә булып узды. Бу бәйрәм ата -бабадан килгән йолаларны саклау һәм тагын да камилләштерү максатыннан чыгып оештырылды. Бәйрәм, һәрвакыттагыча, "Ак калфак" башлангыч оешмасының "Сердәш" җыр төркеме башкаруында "Күңелле ял итегез" җыры белән башланып, "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Фольклор кичә үзебезнең авыл үзешчәннәре чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бу бәйрәм кичәсе сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!