Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Туган телем татар теле"

21 февраль - Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән, ул ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конферен­циясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакистанда бенгаль теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнә. (Информация интернет челтәреннән алынды).
Татарстанда бу көнгә багышланган чаралар елдан-ел оештырылып килә. Безнең мәдәният йортында да бик матур мәдәни кичә уздырылды. «Туган телнең асыл байлыклары» дигән табышмаклар кичәсендә туган телгә багышланган табышмаклар буенча "Тапкырларга табышмак" дип исемләнгән интеллектуаль уеннар оештырылды, ә әдәби биремнәр мәкаль - әйтемнәрне үз эченә алган иде. Билгеле инде, туган тел турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды.