"Сак бул -терроризм"
Террор (тerror) –курку, дәхшәт дигәнне аңлата. Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр. Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бүгенгесе көндә җәмгыять өчен иң куркыныч афәтләрнең берсе - терроризм. Аннан ничек сакланырга, аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында безнең мәдәният йортында балалар белән әңгәмә үткәрдек.Чара барышында иң куркыныч террактларны искә төшерделәр - Беслан мәктәбен яулап алу, "Норд-Ост" мюзиклы Дубровкадагы музыкаль театрны яулап алу, АКШтагы сәүдә үзәгенең башняларын өзү, Казанда булган очраклар һ.б. Китапханә мөдире бик бай эчтәлекле китап күргәмәсе ясаган иде. Шул темага китаплар укып, әлеге афәтнең никадәр куркыныч икәнлеген тагын бер кат искәрттек.
Әңгәмә барышында искә алынганнардан чыгып, өлкәннәргә, яшьләргә, укучыларга берничә файдалы киңәшләр биреп китәсебез килә:
• Һәрвакыт уяу булырга. Таныш булмаган кешеләр, аларның үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти-әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына хәбәр итегез.
• Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга кирәкми.
• Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган әйберләрне зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик куркыныч!
• Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карагыз. Бик сак булыйк, уяу булыйк!