Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Холокост. Халык фаҗигасе".

"Холокост. Халык фаҗигасе".
Бүген, 27 гыйнварда, бөтен дөньяда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәләр. Бу дата безгә фашист Германиясенең җинаятьләре - еврейләрне массакүләм үтерүләр турында искә төшерә.
Бу уңайдан безнең мәдәният йортында да искә алу дәресе уздырылды. Әңгәмә барышында бик күп тетрәндергеч вакыйгалар белән таныштык. 1943 елдан 1945 елга кадәр нацистлар гетто һәм үлем лагерьларында булган алты миллион тоткынны юк итүен, Холокост - Германия һәм Оси илләре контролендә булган бөтен Ауропа территориясендә уздырылган нацист Германиясе инициативасы булуын безгә сәнгать җитәкчебез Зарипова Ләйлә аңлатты. Китапханәчебез Газимзянова Гүзәл бу теманы чагылдырган китап күргәзмәсе булдырды. Ул Холокост чоры турында сөйләде, яһүдләрне эзәрлекләү турында фото һәм видеоматериаллар күрсәтте, алар өчен Ватан сугышы вакытында изоляцияләнгән җирлекләр булдыру, "Освенцим" үлем лагере турында сөйләде.
Бу әңгәмә тыңлау өчен бик авыр тема булса да, кызларыбыз балаларга тиешле дәрәҗәдә аңлату эше алып бардылар, тыңлаучыларда бик зур кызыксыну уята алдылар.
Нәтиҗәсе итеп шуны әйтәсе килә, үткән сугыш геройлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Безгә алар турында хәтер чиксез кадерле, без аның белән бик көчле!