Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Йолдызлы юл галәмдәгеләргә"

1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.

СССР Югары Советы Президиумының 1962 нче  елның 9 апрелендәге указы нигезендә Советлар Союзында 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләнә башлый. Шулай ук, ул көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләнә.