12 июнь - Россия көне.
Кадерле Ватандашлар, якташлар, авылдашлар, дуслар!
Сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйбыз!
Россия - көчле һәм искиткеч ил, бай тарихлы, нык традицияләре һәм данлыклы кешеләре булган ил. Без илебез белән горурланабыз!
Россия көне - һәрберебез өчен үзенчәлекле бәйрәм. Бу - Ватаныбызның чәчәк атуы, безнең ирек һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык хакына берләшүебез бәйрәме.
Без үткәнне, бөек тарихыбызны, буыннар арасында күпгасырлык бәйләнешне, халкыбызның иң яхшы традицияләрен һәм бай мирасын кадерли беләбез.
Без барыбыз да Россияне яратабыз, аның киләчәгенә ышанабыз. Бу хис – безнең эшләрдә, эш нәтиҗәсендә, балалар һәм ата-аналар турында кайгыртуда, тирә-юньдәгеләрне тагын да яхшырак итү теләгендә.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телибез!
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-29/
- Телефон: не указан
- E-mail: не указан
- Адрес: Высокогорский р-н, д. Ташлы Ковали, ул. школьная 94а