Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык

Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык.

15 май - Халыкара гаилә көне!
ГАИЛӘ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты - яр белән.
ГАИЛӘ - ул җан тынычлыгы таба торган урын.
ГАИЛӘ - ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
ГАИЛӘ - ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
ГАИЛӘ - 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул - Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән кайнар котлыйм!
Гаиләләрегезгә иминлек, муллык, татулык, дуслык, ныклы саулык-сәламәтлек телим!
Балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын!

Бәйрәм белән!