Туган телем-Тукай теле
Безнең мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм шулай ук туган телләр көне уңаеннан әдәби кичә узды. Мәдәният хезмәткәрләре Зарипова Ләйлә һәм Гәзимҗанова Гүзәл балалар өчен искиткеч мавыктыргыч уеннар белән баетылган, әкиятләр белән тулыландырылган тамаша әзерләгән иделәр. Ташлы Кавал укучылары да бу кичәдә бик теләп катнаштылар. Ә куп кенә укучыларыбыз Г.Тукай шигырьләрен укып,яттан сөйләп безгә вдиоларын да җибәрделәр.Рәхмәт аларга.Уңышлар сезгә!