Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Ләлә (Сабировага)Гыймадиевага 75яшь."Язасы да әле язасы"

Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр (унҗиде ел!) Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л. Сабирова — янәдән Казанда: «Яшь ленинчы» (1990 елдан «Сабантуй») газетасында әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтиб һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан ул — газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.
Балалар язучысы буларак, Л. Сабирова үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Аның нәниләр өчен язган кыска хикәяләр тупланмасы беренче тапкыр 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, 1986 һәм 1999 елларда исә Татарстан китап нәшриятында «Кызарган алмалар» һәм «Мыеклы фәрештә» исемле ике мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Әдәби тәнкыйтьнең гомуми фикеренчә, Л.Сабированың нәниләргә атап язган хикәяләре шәкли яктан кыска-җыйнак, эчтәлек, тел-стиль һәм тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар.
Матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләлә Сабирова 1997 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. ул - 1988 елдан Татарстан журналистлар берлеге һәм 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ләлә Сабирова
Үзем турыңда үзем
Без гаиләдә җиде бала үстек — үзе бер мәктәп! Бергәләшеп өй-стена газетасы чыгара идек. Шунда мин (ул чакта 5 нче класс укучысы) үземнең «Үпкәчел» исемле хикәямне «бастырдым». Вакыйга тормыштан алынган иде: минем нәрсәгәдер үпкәләвем әнинең өчпочмак пешергән вакытына туры килде. Өйгә тәмле хуш ис таралган, бар да өстәл тирәсенә тезелешкән. Мин генә икенче бүлмәдә «бүселеп» утырам. Бер дәшеп карадылар табынга, ике дәштеләр, йомшармадым.
Аннары кабат чакырмадылар, юкса, тагын бер генә әйтсәләр, чыгасы идем. Сөйләшә-көлешә утырганнарын тыңлап утыру авыр булды. Түземем бетеп, табын янына килгәндә, башкалар ашап туеп таралышкан иде, ялгызым утыру тагын да авыррак булды.
Туганнарыма хикәям ошады, алар моны үз гаебемне тануым дип кабул иткәннәрдер инде. Әтием хикәямне «Колхозчы» исемле район газетасына (әдәби бүлек мөдире — хәзер «Чаян»ның баш мөхәррире Рәшит Зәкиев) илтте, ул анда зур күләмле булып басылып чыкты. Күңелем күтәрелеп китеп, тагын бер хикәя язып ташладым, анысы да әтием тырышлыгы белән «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында басылды. Шуннан соң инде мәктәптә мине «язучы» дип үрти башладылар.
«Үпкәчел» мине язучылар дөньясына алып керде. Хәзер дә кемгәдер, нәрсәгәдер хәтерем калган чаклар күп була (ул кимчелегемне тәки төзәтә алмадым), әмма үпкәләгәнемне кешегә сиздермәскә тырышам, бала чагымда әни пешергән өчпочмаклардан коры кала язганым искә төшә, нәрсәдән дә булса коры калуымнан куркам...