"Кояш гомере телим мин әнием сина"
Хөрмәтле хатын- кызларыбыз!
Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмегез!!!
Кояш көлә, шундый матур дөнья,
Бәйрәм рухын сизә күңелләр.
Хатын-кызлар! Бәйрәмегез белән
Тәбрик итәм йөрәк түремнән.
Бәхетегез сезнең ташып торсын,
Уңыш булсын һәрчак янәшә.
Бәйрәм бүген диеп кояш көлә,
Бар табигать котлап эндәшә.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,
Яшәгез сез кадер-хөрмәттә.
Куанычлар сезгә насыйп булсын,
Яшәгез лә наз, мәхәббәттә.
"Кояш гомере телим мин әнием сина"дип исемләнгән чара үткәрдек.