Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Кул эшләрендә күңел җылысы.

Кул эшләрендә күңел җылысы.
Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара, яңадан-яңа төрләре барлыкка килә.
Өмбе авылында яшәүче Рәйсә апа Фазылшина кул эшләре белән күптән мавыга. Аның җылы, якты өендә кая күз салсаң да, аның иҗат җимешенә юлыгасын. Искиткеч матур бизәкләп бәйләгән оекбашлар, башмаклар, урындык япмалары, камзуллар. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана. Ә кул эшләренә килгәндә! “Аңа вакыт җитми,” - дип әйтүчеләр күп. Авыр һәм сикәлтәле тормыш юлы узуга карамастан, Рәйсә апа кул эшләре белән шөгыльләнергә вакыт таба.
Фазылшина Рәйсә апа 1929 нчы елны Әтнә районы Төрекләр авылында дөньяга килә. 3 класс белеме бар. Балачагы һәм үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килә. Сугыш вакытында өлкәннәр белән бергә җир казырга бара, урман кисәргә җибәрәләр. Җәйләрен басуда урак уралар, яшелчәдә эшли, фермада сарыклар карый, дуңгызчылыктада хезмәт куя.
1954 нче елның ноябрь аенда Биектау районы Өмбе авылы егетенә кияүгә килә. Кияүгә килгәчтә төрле эшләрдә эшли: алма бакчасында, әвендә (урып –җыю вакытында) терлекчелектә.
Алты бала табып үстерәләр. Ире белән 27 ел яшәп кала. 1981 нче елда тормыш иптәше Һидият абый үлеп китә. Бала хэсрэтләрен дә күрергә туры килә. Балаларының берсе кечкенә вакытында ук үлә. 5 баланы укытып, тәрбияләп, олы тормыш юлына бастыралар. Ләкин үсеп җитеп, үз тормышларын булдырып җиткергәч кенә Рәйсә апаның ике улы якты дөньяны ташлап китә.
Рәйсә апа кышкы айларны Питрәч районында яшәүче кызында тора, ә җәйгә төп нигезе Өмбегә кайта. Атна саен балалары, оныклары кайтып йөри.
Олы яшьтә булуга карамастан, ул әле дә кул эшләре белән шөгыльләнә, бөтен эшен күңел җылысын биреп башкара. Өйдәгеләрнең һәммәсендә-җылы оекбаш, җылы камзул. Якын кешеләрен яратып, әнә шулай аяк-кулларын һәм аркаларын гел җылыда тота.
Алдагы тормышында Рәйсә апага ныклы саләмәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык, балаларының һәм оныкларының кадер –хөрмәтен тоеп,озын гомер кичерүен теләп калам.
Гүзәл Газимҗанова.