Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык

Кадерле дуслар! Бүген бик зур бәйрәм - Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне. Җир йөзендә бәхетле һәм дус гаиләдән дә көчлерәк берни юк. Бу-яңа тормыш башы да, гүзәл нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрне олылау да. Гаилә - ул кеше үзе булдыра алган иң зур бәхет.
Сезнең һәркайсыгызга зур гаилә бәхете, җан тынычлыгы, мәхәббәт, наз, кайгыртучанлык һәм игътибар телибез. Бер-берегезгә карата булган җылы хисләр беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен, бер-берегезне саклагыз, яклагыз һәм бәхетле булыгыз!
Шушы форсаттан без, мәдәният хезмәткәрләре, озак еллар үзара дус - тату һәм үрнәк булып торган гаиләләр янында булдык.
Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!!!