Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

“Истән чыкмый ул көннәр!". хәтер көненә багышланган искә алу сәгате

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елда элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 76 еллыгы билгелә үтелә. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте. Бер илнең дә шул кадәр зур сынауларга дучар ителгәне юк иде.

 

Татарстаннан Бөек Ватан сугышында 700 мең, ягьни һәр дүртенче кеше фронтка китә. 350 мең кеше яу кырларында мәңгелеккә башын сала. Безнең 200 якташыбыз каһарманлыклары өчен Бөек Ватан сугышы Герое исеменә лаек була. Советлар Союзы Геройлары Муса Җәлил, Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин, Гани Сафиуллин кебек атаклы каһарманнар – безнең горурлыгыбыз. Бүгенге көндә Татарстанда Советлар Союзы Герое исемен йөртүче бер Борис Кузнецов кына исән.