“Тату гаилә йөрәк җылысы”- гаилә көненә карата .Гаиләләр белән викторина
15 май- Халыкара гаилә көне.
ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты-яр белән.
ГАИЛӘ- ул җан тынычлыгы таба торган урын.
ГАИЛӘ- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
ГАИЛӘ- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
ГАИЛӘ -5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул- Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер ук фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!Гаилә дигән бер карашка гади генә тоелган төшенчәнең дә үз ныклыгы бар. Ул да булса шул балалар. Кешеләрне шул балалар белән бәйле куанычлыр, мәшәкатьләр, борчулар яшәтә, эшләтә, киләчәккә максатлар куярга өнди һәм иң мөһиме — гаиләле итә. Гаиләсе булган кеше иң бәхетле кеше. Никадәр ул гаилә ныграк, татурак, мулрак кеше дә шулкадәр камилрәк. Киләчәктә дә гаиләгезнең кадерен белеп, аны тагын да ныгытып, зурайтып яшәвегезне дәвам итегез. Гаилә көне белән сезне!!! Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән кайнар котлыйбыз!
Гаиләләрегезгә иминлек,муллык, татулык,дуслык, ныклы саулык-сәламәтлек телибез!