Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Йөрәкләрдә һәм китап битләрендә"9май Җиңү көне

1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы Маенда гына тәмамлана. Нәкъ шушы көнне Германия капитуляция актына кул куя. Бу СССР тарихында булган иң сөенечле көннәрнең берсе була. Кешеләр җиңү шатлыгыннан урамга агыла. Әлеге көнне хәтта бер-берсен белмәгән, бер-берсе белән таныш булмаганнар да кочаклаша, күрешә, бәйрәм белән котлаша. 9нчы Май кичендә Мәскәү шәһәрендә моңарчы күрелмәгән салют ясала. Шушы вакыттан 9нчы Май дәүләт бәйрәме һәм ял көне дип игълан ителә.    Сугышның барлык авырлык­ларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешел­әребез бүген биредә, безнең арада сугыш чоры балалары. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырлар­га, сезнең түземлегегез, сабыр­лыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.

Без, бүгенге көн балалары, матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Якты, матур, тыныч көннәр өчен, безнең буын, сугыш чоры кешеләре – без Сезгә гомеребез буе бурычлы, олы хөрмәткә лаек кешеләрсез