Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Мөнәҗәт күңел көзгесе

Мөнәҗәт (гарәп. مناجاة, "ярлыкауны сорап", "ялвару", "үз-үзең белән сөйләшү") — Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини эчтәлекле әсәр. Мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар.

Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша. Мөнәҗәт — иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог..Мөнәҗәтләр укылды һәм Ифтар мәҗелесе уткәрелде.