Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Үз илемдә – үз телем.

        Һәр халыкның үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңгегә аерылгысыз, изге төшенчәләр.

        Туган тел- акыл үсешенең нигезе, белем хәзинәсе. Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый эшләргә кирәк. Иң элек телгә баланы аның иң газиз кешесе- әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата.

        Туган телеңне камил белү, бу телдә аралашу, мөмкин кадәр аны башкаларга өйрәтү безнең бурычыбыз.Бездә читтә калмадык , бөек шагыйребезнең тууына 135 ел тулу уңае белән .татар телләр елы булганлыктан оештырылган  чараларда актив катнаштык.Габдулла Тукай шигырьләрен балалар кычкырып укыдылар ,өлкәннәребездә читтә калмады шигырьләр сөйләделәр бишек җырларын башкардылар.