Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Кошлар канатлы дусларыбыз

Кошлар канатлы дусларыбыз дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм пазыллар җыю.Без бүген “Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз!” дип исемләнгән, кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсе булды.Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Шул исәптән безнең канатлы дусларыбыз да җылы якларлан, үз туган илләренә очып кайта башлыйлар. Билгеле инде, аларның кайтуы безнең өчен дә зур куаныч. Әйдәгез, искә төшерик әле, кошлар турында без ниләр беләбез икән.Ямьле яз башлангач, иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайта. Беләсезме, алар тәүлегенә 50 км. Чамасы юл үтәләр. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашыйСыерчык – күчмә кош. Алар җылы яклардан гөрләвекләр ага башлау белән кайталар. Ул бик матур итеп сайрый. Башта ата сыерчык килә. Шуңа күрә аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчыклар кайтакач, алар бергәләшеп җырлыйлыр.. 

Җир шарында-8600 төрле кош очрый.Безнең Республикада исә                      җәй көннәрендә 200 төрдән артыграк, ә кышын 40лап кошны очратырга була.

 

Мәсәләнпеснәктукранкөртлеккарабүрексаесканала каргакызылтүш һәм башкалар безнең якта кышлыйлар.

 Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500-600

                      зарарлы бөҗәк ашый.

 Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы      басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша

очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүче, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле. Хәзер, яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез һәм күргәнегез бар?Икенче очрашуга  укучыларга шундый өй эше биреп җибәрдек.Безнең якны сагынып кайтучы кошлар турында белемнәрен тикшереп карарга.