"Балалар китап атналыгы"Каникуллар китап белән.Бәетләр уку
Гарәп-фарсы шигъриятендә "бәет" дип икеюллык шигырь исемләнә. Борынгы татар бәетләренә шулай ук икеюллылык хас. Жанрга икеюллык шигырьнең интонация һәм мәгънәсе ягыннан аерымланып торуы зарур.
Бәет күп очракта җырланса да, халык осталары бәет башкаруны "көйләп бәет әйтү", "көйләп бәет уку" дип йөртәләр Бәет башкаручылары бәетчеләр дип исемләнә. Бәетләргә озын шигъри текстлар хас, алар кайбер вакытта 500 строфа күләмен тәшкил итә]. Шигъри юллар, гадәттә, тиз булмаган темпта музыкаль формулага көйләнә. Музыкаль формулалар күпчелек очракта пентатоника шәкеле кысаларыннан чыкмый.
Бәетләр өч төргә бүленә:
- шәхси фаҗига бәетләре;
- сатирик бәетләр;
- сугыш бәетләре;
Бәет мөнәҗәт жанрына кайбер яктан якынлашкан: мәсәлән, күп бәетләрдә түбәндәге мөнәҗәтләркә хас сүзләрдән башлану очрый
- «Бисмиллаһи дип башладым»;
- «Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете» һ.б.
Фәкать, вакыйганы тулаем эпик характерда тирән сурәтләү бәетнең мөнәҗәттән төп аермасы булып сакланган