"Зарарлы гадәтләр"-
:Яшусмерләргә тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчүнең, наркотик куллануның зарарын аңлату ;
Шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру;
Тәртипләренә бәя бирергә кунектерү,зарарлы гадәтләр, аларның организмга нинди зыян китерүе, аларны ничек кисәтергә кирәклеге, кешенең заралы гадәтләргә ничек ияләнүе турында сөйләштек.Мин зарарлы гадәтләргә тәмәке тарту,хәмер эчү,наркотиклар белән мавыгуны кертер идем,чөнки алар кешенең матур яшәү рәвешен бозалар.
Бер яктан караганда бу проблемалар күчү чорында барлыкка килә. (4 слайд)
Күчү чоры - яшүсмерләрнең өлкәннәр белән конфликтлы мөнәсәбәтләр чоры. Бу табигый дә, чөнки үсмерлек чоры - ул баланың икенче туу чорына тиң вакыт. Бу чорда баланың физик үсеше һәм өлгереп килүче интеллекты аны үзен төрле иҗтимагый рольләрдә сынап карарга омтылдыра.
Бу вакытта үсмер үз "мин"ен булдырырга тырыша, шул сәбәпле барлыкка килгән мораль һәм физик стресслар өлкәннәр белән аралашуда каршылыклар китереп чыгара. Олы булып күренергә теләгән, әмма бер үк вакытта бала булып калган үсмерләр үзләрен өлкәнгә санамаганнарны кабул итмиләр.
Яшүсмерләр үз яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрен җайларга омтылалар. Алар үзара дус булырга һәм төрле группаларга берләшергә мөмкин. Мондый берләшүләр яшьләрнең олылардан мөстәкыйль булып, үз йөзләрен булдырырга тырышулары белән бәйле була. Алар бертөрле киенәләр, үз группаларында төрле шөгыльләр, шаярулар уйлап табалар. Зурлар кебек тәмәке тартып карарга, алкогольле эчемлекләрне эчеп карарга телиләр. Алар бу татып карауларның зарарлы гадәткә әверелә барганын сизми дә калырга мөмкин.
Яшьләр үз өсләренә төрле бурычлар алып, куркыныч янаган проблемалар белән дә очрашалар. Бер үк вакытта ата-анадан читләшү дә барлыкка килергә мөмкин. Ул вакытта ата-ана киңәшләрен яшьтәшләре фикерләре алыштыра, алар яшьтәшләренә күбрәк ышана башлый. Яшүсмерләр аралашырга, үз-үзләрен сынап карарга, хөрмәт казанырга тырыша. Теге яки бу төркемдәге авторитетлы бер кеше яшүсмернең кумирына әверелә.