21 февраль - Халыкара туган тел көне! "Туган телем - хәзинәм!" - әдәби кичә
21 февраль - Халыкара туган тел көне!
"Туган телем - хәзинәм!" - әдәби кичә
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
Г. Тукай
Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се киң таралган. Татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. 1999 елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе әгъзалары булган илләр һәм БМО тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шуңа күрә, телгә мәхәббәт ул- бер үк вакытта туган халкың, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз.
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә.