Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"чәй әчәбез бергәләп".

"Чәй эчәбез бергәләп"Татарлар чәйсез тора алмый.Чәйнеңдә бар төрлесе.үлән чәйләре әзерләү буенча конструктив әңгәмә.

“Чәй эчәбез бергәләп ” дигән баш астында чәй, чәйнең төрләре, шифасына багышланып үтте. Чәй – татар халкының яраткан эчемлеге.Чәйгә багышланып үткәрелгән чара барышында  хатын-кызларыбыз чәй пешерү һәм чәй ясау буенча анлатма бирделәр ,алып килгән үлән чәйләренең файдасы турында сөйләделәр.Чәй турында җырлар да ,шигырьләрдә бик күп,кыскасы файдалы, күңелле дә үтте чәй кичәсе.

“Чәйдән соң – күңелдә җәй” дияргә ярата безнең халык. Чыннан да, бер йотым булса да чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә. Көндәлек тормышта башыбыздан ашкан төрле ыгы-зыгы, эш-мәшәкатьләрдән һич тә котылып булмас шикелле. Мондый чакта чәй әзерләгәндә уянган хисләреңне искә төшерү дә җитә, тынычланып каласың, Һәм бар нәрсә дә үз урыннарына әйләнеп кайта.

Чәй — татарларның визит карточкасы, кунакчыллык символы булып тора. Безнең татар халкында һәр нәрсә чәй эчүдән башлана. Берәүләр аның безнең якларга Һиндстаннан, икенчеләр исә Кытайдан килүе турында әйтә. Шулай да галимнәрнең уртак фикеренчә, безнең якларга чәй Кытайдан килеп чыккан. Татарларда чәй эчү гореф гадәтен пропагандалаучы Утыз Имәни Әл-Болгари булган һәм ул истәлекләрендә чәйне ничек эчү турында җентекләп язып калдырган.