"Хәтерләрдә уелып калган көннәр"китап кургәзмә,Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат дигән “поэмасына инцинировка
Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормышына, иҗатына кызыксыну уяту; укучыларда аның мирасына тирән ихтирам тәрбияләү; Ватан сагында торган, туган иле өчен гомерен биргән татар улы белән горурлану хисләре тәрбияләү.Фатих Кәрим- татар шигърияте үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, милләтебезнең hәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып hәлак булган шагыйрь. Ул дөньяда бары тик 36 ел гына яшәде. Шуның 4 елы төрмәдә, 4 елы сугышта үткәнен искә алсаң, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең. Аның тууына бер гасыр тулды, әмма исеме телләрдән төшми, киресенчә, еллар үткән саен күңелләргә якыная бара
Фатих Кәрим балаларны бик ярата. Кызлары Ада белән Ләйләне бервакытта да тиешсезгә ачуланмый, холкы тотнаклы була.
“Безнең әдәбиятта балалар өчен бүгенге тормышыннан язылган әсәрләр уйлыйм әле,” – дип, шагыйрь балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә. Аның “Аучы”, “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Тирән күл”, дигән әсәрләре, кечкенәләр өчен язылган кыска шигырьләре бар. “Сез кем буласыз?”, “Самолет”, “Әткәем”, “Яз җитә” исемле шигырьләрен балалар яратып укыйлар.Без буген өкәннәр белән Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”,дигән шигыренә инцинировка куйдык