Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

.”Кошлар безнең дусларыбыз”

.”Кошлар безнең дусларыбыз”  

Кошлар файдасы турында һәркемгә билгеле. Алар төрле корткычларны юкка чыгаралар, шул рәвешле, авыл һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтәләр. Кошлар сайравына, сандугачлар һәм сыерчыклар чутылдавына күңел сөенә. Чөнки аларның тавышлары яз килүе турында хәбәр итә. 

Көннәр җылына башлау белән күчмә кошлар туган якларына кайта. Алар безнең авылда калсын һәм  үзләренең сайраулары белән шатландырып торсын өчен, канатлы артистларны каршы алырга һәм яңа оялар урнаштырырга кирәк. 

Без җылы якларга китми торган кошлар турында язын гына түгел, кышын да кайгыртабыз. Алар өчен җимлекләр әзерлибез, аларга даими рәвештә азык салып торабыз. Балалар да шулай ук кошлар турында күп беләләр. Алар, бер-берсен бүлдереп, кошларның кешеләргә файдасы турында сөйләделәр.