Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

”Туган як чишмәсе”-

Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.

   Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем туган авылымда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?!

  Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар. Авылым халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Бу чишмәләр бик борынгы. Аларда ниндидер серлелек бар. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, алар кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирәләр.Шул чишмәләр янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була. 

   Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме бар.Безнең авылда чишмә бар ,”Туган як чишмәсе”-дигән ., укучы балалар белән берлектә авылыбыз чишмәләренэ Экскурсия ясадык, чистарттык.