"Кочаклап алырлар үзеңне Авылга әйләнеп кайт әле!"
"Кочаклап алырлар үзеңне
Авылга әйләнеп кайт әле!" - дигэн тема астында солдат Туктамыш авылы егетебез М.Райнурның гаиләсе белэн очрашу булды.Бәйрэм егетнең әти- әнисе теләге буенча төп йортта уздырылды. Без клуб хезмәткәрләре белән берлектә узебезнең кечкенә генә кучтәнәчләребезне алып солдат егетебез торган йортка юл алдык.Безне егетнең әти-әнисе һәм бертуган сеңлесе якты чырай тәмле чәй белән каршы алдылар.Без Райнурның хезмәте белән кызыксындык ,алар безнең сорауларга җавап бирде. Солдатыбызның бертуган сеңлесе Альбина безне абыйсының фото сурәтләрен компьютерда куеп слайд ясаган иде.Әңгәмәдән сон чәйләр эчтек,егетебезгә исән имин армия сафларында хезмәт итеп туган якларына әйләнеп кайтуын теләдек,әти-әнисенә ,туганнарынасабыр гына аның кайтуын көтәсе кала дигән теләкләр белән саубуллаштык.