14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне
14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне.
Әгәр 14нче февраль көнне валентинка белән бергә китап бүләк итсәгез, ничек шәп булыр иде! Китапның бит өр-яңа булуы да мөһим түгел. Төп максат – китапларга мәхәббәт уятуда. Җитмәсә, сездә укылмыйча яткан китаплар кемгәдер кызыклы, файдалы булырга мөмкин. Безнең китап сөюче укучыларыбыз ул чарадан читтә калмады .