«Шигърләрен синең мәңгелек»
Без”Шигырьләрең синең мәнгелек”-дип исемләнгән бүгенге кичәбезне 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән шагыйрь Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 82 яшь тулган булыр иде. Кем соң ул Фәнис Яруллин?
Ф.Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе,ә икенчесе- тормыш иптәше Нурсөя ханым.
“Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” - ди Фәнис абый.
Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.Без чарада катнашучылар иҗаты,тормышы турында таныштык ,шигырьләрен укыдык.