Татарстан Республикасында нәшер ителүче “Татарстан яшьләре” газетасының чыгарыла башлавына 100 ел тулды.
22 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасында нәшер ителүче “Татарстан яшьләре” газетасының чыгарыла башлавына 100 ел тулды.
Шул уңайдан, Ташлы Кавал авылы китапханәсендә “Татарстан яшьләренә 100 ел” дип исемләнгән тематик өстәл ясалды. Әле өстәлдәге материаллардан китапханәгә йөрүчеләр газетаның тарихы һәм бүгенгесе белән танышты . Газетадан үзләре яратып укый торган мәкаләләр, яңалыклар турында фикер алыштылар. Һәр укучы “Татарстан яшьләре” газетасын көтеп алуын һәм яратып укуын әйтте. “Татарстан яшьләрен”даими укып баручы укучыларыбыз белән фотога тештек.Иң өлкән китап укучыбыз Туктамыш авыллыннан Шангараева Нурсана апа.Ул сугыш чоры баласы,сугыә ачысын татыган,ләкин аның кулыннан корән китабы һәм газет җурналлар бердә тешми