Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне

Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде.

Татарстан өчен татулык һәм бердәмлек бик кадерле. Шуңа күрә илебездә, туган республикабызда тыныч тормыш алып бару һәм уңышлы үсү өчен шартлар тудыру — барлык хакимият органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының һәм бөтен кешенең төп бурычы.

Әлбәттә, Конституция көнен бәйрәм иткәндә Татарстанның Россия составындагы статусы турында да онытырга ярамый. Биредә Россия белән Татарстанның хакимият органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә аеруча зур роль уйный. Әлеге документ Россиянең көчле эволюцион үсешенә йогынты ясаган. Ә иң мөһиме, ул Татарстанда гомер итүче төрле милләт халкын берләштерергә ярдәм иткән, аларда дәүләткә карата ышаныч уяткан. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үсешендә Татарстан Республикасы Конституциясенең роле аеруча зур. Республиканың Төп законында билгеләнгән барлык милләт һәм социаль төркемнәрнең тигезлеге принциплары иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның нигезе булып тора да инде. Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да шушы истәлекле көннәр белән тәбрик итәм. Дөньяларыбыз нурлы, тыныч, күңелләребез киң булсын! Ташлы Кавал авылы китап ханәсе башлангыч сыйныф укучыларына    Конституциянең ничек килеп чыгуын, аның мәгънәсен аңлатырга торыштык.