Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Өлкәннәрнең урыны гел түрдән"

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,өлкәннәр белән очрашу кичәсе уздырдык. Кичә табын артында, җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр,җыр биюләр  белән үрелеп барды.